ЯШЬЛЕК УТЛАРЫ.
Оскар Усманов көе,
Гөлсәрвәр сүзләре.
Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!..
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!
Кушымта:
Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...
Исбат итәм диеп үз- үземне
Яхшылыкка күңел омтыла.
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа.
Кушымта.
Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга...
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын он(ы)тыла.
Кушымта.
http://vkontakte.ru/club3524919
Гүзәл Уразова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Яшьлек утлары (1)
- Гүзәл Уразова - Яшьлек утлары (remix) (1)
- Гүзәл Уразова - Яшьлек утлары (1)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1