Килде көткән язлар, күңел тулы назлар,
Киң яланнар гөлгә күмелә.
Үткәннәрне уйлап, бераз ямансулап,
Килдем әле аккош күленә.
Аккош күле тонык, тирә ягы тыныч,
Сер сөйләшә зифа каеннар.
hич кенә дә тынмый, колагымда чыңлый,
Таныш моңнар, таныш тавышлар.
Бәлки күрерсең дип, күрсәң килерсең дип,
Яр башында учак кабыздым.
Кара, кошлар суда горур йөзеп уза,
Ә мин ярда япа-ялгызым.
Гөлчәчәк Галләмова еще тексты
Другие названия этого текста
- Гөлчәчәк Галләмова - Аккош күле (0)
- Аккош куле - Без названия (0)
- Аккош куле - Татарская лирическая (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1