Кайгы-сагыш басса, син кайгырма,
Өметеңне өзмә син, яшә!
Чәчәкләргә күмеп язлар килер,
Язлар безгә бәхет өләшә.
Тәрәз каршында үскән шомыртың
Шау чәчәккә атты быел да.
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез, дип
Син утырттык аны туеңда.
Ялгыз аккош үзе яши алмый,
Хәсрәт кисә аның гомерен.
Аккошлардай язмыш миңа язган
Алда тагын ниләр күрермен?..
Г. Сафин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1