Pesni.guru - сайт для Гуру
Таныштым бер кыз белән,
Яратуымнан үләм.
Шулкадәр яратумны
Сипкеләреннән күрәм.
Алтын чәчен тарыймын,
Күзләренә карыймын.
Битләреннән үбә-үбә
Сипкелләрен саныймын.
Чәчләре кызыл диләр,
Әллә шуңа бик чибәр?
Кызыл түгел,алтындыр,
Янып торган ялкындыр.
Сипкелләре күп төрле,
Балкый йолдыз шикелле.
Чибәрлеге чиктән ашкан,
Өстәвенә сөйкемле:)
Другие названия этого текста
- Г. Сафин - Сипкелле кыз,өстәвенә сөйкемле:) (0)
- Г. Сафин - Сипкелле кыз,өстәвенә сөйкемле:) (0)
- Г. Сафин - Сипкелле кыз Гулия (0)
- Габделфәт Сафин - Сипкелләрең саныймын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1