Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр, чияләр.
"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз" - дияләр
Кояшка үрелеп
Кызара чияләр
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгәннәр" - дияләр.
Сусыллар, татлылар, иреннәр тәме бар
Үбим - дип үрелә чияләр,
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп
Кызара чияләр
"Сез икәү, сез икәү
Пар килгәннәр" - дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта куңелне
Күз явын алырлык чияләр.
Төшәбез җирләрдә! Ярышып өз әйдә!
Соңлама соңлама - дияләр.
Тулышып пешкәннәр,
Кып кызыл чияләр,
"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле" - дияләр.
Г. Сафин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1