Pesni.guru - сайт для Гуру
http://vk.com/urazova_khakimov
(Наил Шәймәрдәнов көе, Кәүсәрия Шәфикова сүзләре)
1. Алмалары өлгермәсә,
Чияләрен өзәрбез.
Бергә чакта тормышның бар
Әчесенә түзәрбез.
КУШЫМТА:
Йолдызлар күп, ай-кояшы
Берәр генә күренә.
Син дә миңа берәү генә,
Мин дә сиңа бер генә.
2. Янәшә барсак җилен түгел,
Давылын да җиңәрбез.
Сөбханалла, күздән сакла,
Аккошларга тиңнәр без.
3. Алмасын да өзәрбез лә,
Чиясен дә өзәрбез.
Бергә булсак, чиксез бәхет
Күлләрендә йөзәрбез.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1