Атсыз бармагымда алтын балдак -
Никахлашуымның билгесе.
Тормышымның ишекләрен ачып,
Нигә газап булып килдең син?
Син минеке түгел,
Үкенсәк тә,
Тыелудан шашкан мәхәббәт,
Сине назлап, сине сөюләрем
Никахыма бит ул хыянәт.
Сине назлап сине сөюләрем
Никахыма бит ул хыянәт.
Таң атканда китеп югаласың,
Тик назларың кала иренемдә,
Өзгәләнеп йөрәк җылы көтә,
Килерсеңме икән бүген дә?
Синең кебек сүнмәс мәхәббәтем,
Нигә соңлап, соңлап килдең соң?
Син тыелган татлы жимешеңнең
Гомерлеккә татыйм ачысын.
Габделфәт Сафин һәм Венера Шәмиева еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1