Очраштык, кавыштык бик серле
Ярату үзе бер мизгелме
Күрдем дә үлдем дип юрау бар
Нәкъ шулай таптым бит сине.
Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда.
Ходайдан үтенеп сорыймын
Син миңа бик кирәк, бик кирәк
Тынмыйча мәхәббәт илендә
Типсә иде пар булып пар йөрәк.
Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда.
Язмышның дулкыны капканда
Сыена мәхәббәт ярыма
Син минем мәңгелек причалым
Син минем мәңгелек ярымда.
Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда...
Габделфәт Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Габделфәт Сафин - Мин сине бирмәмен ятларга (0)
- Габделфәт Сафин - Мин һине бирмәмен яттарға (0)
- Габделфәт Сафин - Мин сине бирмәмен ятларга (0)
- Габдельфат Сафин - Мин сине бирмэмен ятларга (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1