Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфат Сафин - 55 яшь | Текст песни

Әкрен генә гомер үтә диеп
Борчыласың әткәй, син, юкка,
Дөнья мәшәкатең артса, әгәр,
Булышырга чакыр, онытма.

Кушымта:
Безнең нәсел бик тиз картаймый ул,
Юкка гына сызлана күңлең.
Алла бирса, саулык кына булсын,
55 яшь әлләни түгел!

Бер уйласаң, безгә барсы җитә,
Дөнья иркен, шундый күңелле.
Яннарыңда әнкәй басып тора,
Яңа төшкән килен шикелле.

Кушымта:
Безнең нәсел бик тиз картаймый ул,
Юкка гына сызлана күңлең.
Алла бирса, саулык кына булсын,
55 яшь әлләни түгел!

Бергәләшеп әткәй яшик әле,
Бар булганның рәхәтен күреп.
Ни сорасаң,
Ходай шуны бирде,
Кайгы-хәсрәт төшмәсен берүк

Габделфат Сафин еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2