Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.
Мин караны кими диеп
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач
Бәлки син дә сөярсең.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.
Габделфат Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Габделфәт Сафин - Ак кулмэгем (1)
- Габдельфат Сафин(татар.) - Ак кулмэгем (0)
- Г. Сафин - Ак кулмэгем (0)
- Габделфат Сафин - Ак кульмэгем. (0)
- Альфия Авзалова - Ак кулмэгем (0)
- Габделфат Сафин - Ак күлмәгем (0)
- Габдельфат Сафин - Ак кулмэгем (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2