Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфат Сафин - Күз тимәсен бу кызга | Текст песни

Таң калып син сылу каршында
Болында чәчәкләр баш ия,
Ал чәчкә таҗыдай назлы да,
Гүзәл дә Зәй кызы Лилия.

Лилия, һай, сылу Лилия,
Зәй таулары сиңа баш ия,
Һәркем сиңа карап сокланып,
Күз тимәсен бу кызга дия.
Җырласа, көнләшә былбыллар,
Сандугач моңына ул ия,
Сайрар кош кебек ул моңлы,
Нурлы да Зәй кызы Лилия.

Лилия, һай, сылу Лилия,
Зәй таулары сиңа баш ия,
Һәркем сиңа карап сокланып,
Күз тимәсен бу кызга дия.
Елмайса, ай нуры йөзендә
Сокланма, сылуга күз тия,
Кояштай һәрвакыт ягымлы
Ялкынлы Зәй кызы Лилия.

Лилия, һай, сылу Лилия,
Зәй таулары сиңа баш ия,
Һәркем сиңа карап сокланып,
Күз тимәсен бу кызга дия.

Другие названия этого текста
  • Габделфат Сафин - Лилия (1)
  • Габделфат Сафин - Күз тимәсен бу кызга (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-