Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфат Сафин - Чияляр (эти бн минем жырым) | Текст песни

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчада үсәләр чияләр.
\"Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!\" – дияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!\" – дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
\"Үбим!\" – дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!\" – дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
\"Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!\" – дияләр.

Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
\"Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!\" – дияләр.

Другие названия этого текста
  • Габделфат Сафин - Чиялэр (1)
  • Габделфэт Сафин - Чиялэр (0)
  • Габделфат Сафин - Сез икеу (0)
  • Габдельфат Сафин - Сез икяу.. сез икяу, пар кильгян дияляр... (0)
  • Габделфат Сафин - Чияляр (эти бн минем жырым) (0)
  • Габделфэт Сафин - чиялер (0)
  • Г.Сафин - Чиялер (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-