Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфәт Сафин - Ак күлмәгем | Текст песни


Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Итәге зәңгәр бизәк.
Каерылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынгйн гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач,
Бәлки син дә сөярсең.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә,
Әллә нигә яраттым.

Другие названия этого текста
  • Габделфат Сафин - Ак кульмэгем. (1)
  • Габделфәт Сафин - Ак күлмәгем (0)
  • Альфия Авзалова - Ак кульмагем (0)
  • Габделфэт Сафин - Ак кулмэгем шэп жыр (0)
  • Габделфэт Сафин - Ак кулмэгем (0)
  • Гәбделфәт Сафин - Ак кулмәгем (0)
  • Габделфәт Сафин - Ак күлмәгең (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-