Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфәт Сафин - Ак кулмәгем | Текст песни

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.

Ак күхлмәгем, ак кәлмәгем,
Муены дулкын бизәк.
Каерылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.

Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.

Мин караны кими диеп,
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач,
Бәлки син дә сөярсең.

Ак кәлмәгем, ак күлмәгем,
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-