Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфәт Сафин һәм Рәфинә Ганиуллина - Үкенеч | Текст песни

Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Шәфәкъләргә шәмдәл булып кунган
Ак хисләре яну-көюнең,
Каберенә чәчәк салыр идем
Үзем һәлак иткән сөюнең.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Кайтар, Ходай, мине үткәннәргә,
Шул хисләрне килә кичергем,
Бу дөньяда шәраб эчеп түгел,
Мәхәббәттән килә исергем.

Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Габделфәт Сафин һәм Рәфинә Ганиуллина еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2