Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфәт Сафин - Өмет | Текст песни

Кайгы-сагыш басса син кайгырма,
Өметеңне өзмә син, яшә.
Чәчәкләргә күмелеп язлар килә,
Язлар безгә бәхет өләшә.

Кушымта:
Тәрәз каршында үскән шомыртым
Шау чәчәккә батты быел да,
Ак бәхеткә күмелеп яшәрбез дип
Син утырттың аны туеңда.

Ялгыз акош озак яши алмый,
Хәсрәт кисә аның гомерен,
Аккошлардай язмыш миңа язган,
Алда тагын нидәр күрермен.

Ялгыз каеннардан сагыш бөрки,
Ялгыз калган тальян моңлана,
Ялгыз гашыйк күңелен кем юатыр,
Ялгызлыктан кавышу бар дәва.


Другие названия этого текста
  • Габделфәт Сафин - Өмет (0)
  • Сафин Габдельфат - Омет (тэрэз каршында ускэн шомыртым ) (0)
  • Габдельфат Сафин - Омет (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-