Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфәт Сафин - Мин нишләдем? | Текст песни

Без танышкан чишмә юлына
Рәсмең тотып чыгам кулыма.
Күкрәгемә кысам рәсмеңне,
Иреннәрем әйтә исмеңне.

Чык кунган тәүге сукмак буйлап,
Ямансу атлыйм сине уйлап.
Җиргә тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?

Безне сыендырган карт имән
Сусап күл өстенә иелгән.
Юксынгандыр ул да дусларын,
Сагынадыр безне кичләрен.

Ялгыз имән төсле ялгызым,
Күл янына килеп утырдым.
Күлгә тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?

Күлдә айның моңсу шәүләсе,
Килә анда сине күрәсе.
Күл төбедәй зәңгәр күзләрең
Ай нурында күпме эзләдем.

Күрәм айда синең йөзеңне,
Ала алмыйм айдан күземне.
Айга тама кайнар яшьләрем.
Мин нишләдем, әйтче, нишләдем?


Габделфәт Сафин еще тексты


Другие названия этого текста
  • ГС - МН (0)
  • Габделфәт Сафин - Мин нишләдем? (0)
  • Габдельфат Сафин - Мин нишлэдем? (0)
  • Габделфәт Сафин - Мин нишлэдем? (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1