Тулган айга карап
Чәчләреңне тарат,
Моңсу җырлар ләкин җырлама.
Сиңа карыйм да мин —
Күзем ала алмыйм —
Мин моңланмыйм, җаным моңлана.
Бердәнберем идең,
«Син — бәхетем», — дидем.
Үз бәхетеңә инде соңлама.
Ак моңнарым булып,
Янадыр ай тулып —
Мин моңланмыйм, йөрәк моңлана.
Юкка гына түгел
Сагышлана күңел,
Ул ашкына ерак юлларга.
Күз яшьләрен яшер —
Ара ерак хәзер,
Тик моңланма, күңел, моңланма.
Бу бит туган яктыр,
Тирә-ягың матур
Чыкмасаң да озын юлларга.
Тугайларга дәшеп,
Җырлап килә яшьлек —
Шуңа күрә син дә моңланма.
Габделфәт Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Жәвит Шакиров - Моңлану (1)
- Габделфәт Сафин - Моңлану (1)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1