Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр булып качып киттеләр.
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Каеп-каеп чигү чиктеләр.
Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.
Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга.
Тик һаман да бала чактагыча
Мин ышанам әле таңнарга.
Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.
Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, телдәш, моңдашларны
Ихлас сөю белән яратам.
Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен.
Көзен чәчкә аткан агач курсәм,
Яз килгән, — дип шаулап йөрмимен.
Габделфэт Сафин-Мин ышанам таннарга! еще тексты
Сейчас смотрят
- Габделфэт Сафин-Мин ышанам таннарга! - Кеше бәхетеннән көнләшмимен,кеше кайгысыннан көлмимен!Көзен чәчәк аткан агач курсәм,яз килгән дип шаулап йөрмимен!!!
- Ахмад Сауди - Сура 94 "Аш-Шарх" (Раскрытие)
- Роберт Рождественский, нереально красивое стихотворение - Я в глазах твоих утону....можно?
- B.u.ll.d.o.G - Старт с нуля(wap.sasisa.ru_battle3_r1)(BWRec)
- Катюша - это юрок песня для тебя! - ... Поздравляю тебя с днём рождения=*** Желаю тебе просто быть счастливой) Чтобы ты никогда не грустила, и всегда улыбалась=***
- Ани Лорак - Нет, ты не в прошлом, Ты всех дороже, Ты - все, что так желаю... Мне взгляда мало, Я ждать устала, Ты - тот, кого я знаю, Но жду тебя♥~♫~♥Не смогли...
- Непара - Песня о любви, которой не было!... - Через миг горячим кофе. Согреет руки и теплой кофтой. Запрячет душу от зимней стужи. Бережет тебя от разных подлостей, глупостей!
- MiyaGi&Эндшпиль [Λ S Λ T Λ] - Ноты
- Михаил Шелег - Первая любовь - эта песня про ТВОЮ первую любовь, мой дорогой БЫВШИЙ возлюбленный парень!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
- Город 312 - Останусь(минус на тон ниже)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2