Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габделфэт Сафин - Чиялэр 3 (минус) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Чияләр
Рамил Мифтахов көе Фәүзия Мөхәммәтова сүзләре

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» — дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.

Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» — дияләр.

Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» — дияләр.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -