Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - биибез | Текст песни

Гармунга да биибез лә,
Тальянга да биибез,
Безнең әле кубәләкләр
Кебек чагыбыз дибез.

Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты коңгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

Иделкәйнең буйларында
Акчарлаклар тавышы,
Шат җыр булып ишетелә
Йөрәкләрнең кагышы.

Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты коңгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

Безнен байлык – кара алтын,
Иген ускән киң кырлар.
Без биеми, кем биесен?
Без җырламый, кем җырлар?

Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты коңгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

И биибез биибез лә,
Дәртне хич киметмибез.
Ай-кояшны әйләнергә
Чак-чак очып китмибез.

Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты коңгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

Авыл кызы бии монда,
Бии кала егете.
Беребез кара карлыгач ла,
Беребез кыя боркете.
Гармунга да биибез лә,
Тальянга да биибез,
Безнен әле күбәләкләр
Кебек чагыбыз дибез.

Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты коңгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-