Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Гомер бер генэ килэ ул | Текст песни

Гомер бер генә килә ул
Мәгънәле яшәү кирәк,
Һәркемнең дә күкрәгендә
Тибә бөр генә йөрәк.

Гомер җыр була ала ул
Таба алсаң үз көен.
Илең син диеп сөенсен,
Син илең өчен сөен.

Һәркемнең да тормыш юлы
Булмый гел шома таштан.
Юл уңа, әгәр сукмакны
Тик үзең эзләп тапсаң.

Гомер җыр була ала ул
Таба алсаң үз көен.
Илең син диеп сөенсен,
Син илең өчен сөен.

Гомер бер генә килә ул
Кыю мен үрларенә.
Якын дусларың булсын ул
Табының түрләрендә.

Гомер җыр була ала ул
Таба алсаң үз көен.
Илең син диеп сөенсен,
Син илең өчен сөен.


Другие названия этого текста
  • Габдельфат Сафин - Гомер бер генэ килэ ул (0)
  • Габдельфат Сафин - Гомер бер генә килә ул (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-