Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Донья бит ул | Текст песни

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр.
Мең ел яшәп йолдызлар да
Тәүдә балкыр, азак янар.
Юл күрсәтер адашканга,
Азак күмер булып калыр.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр.
Дөнья авыр, ләкин матур,
Хушлашуы булыр авыр.
Шунысы бик жәл, миннән соң дим
Бетермәгән эшем калыр.

Дөнья бит ул, дөнья бит ул,
Миннән соң да, беләм, калыр,
Ришвәт биреп калып булмый,
Беркөн, беләм, килер әҗәл.
Ярдәмемә мохтаҗ булып,
Кемдер калыр, шунсы бик жәл.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-