Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Зэйтунэм | Текст песни

Мин бит сине, мин бит сине
Һаман яратам,
Тавышыңны былбылларга мин бит охшатам.
Мин дә җырлыйм, мин дә сайрыйм
Сиңа кушылып.
Күңелеңә кереп кунам сайрар кош булып.

Кушымта:
Зәй-зәй-зәйтүнәм, асыл кошым,
Зифа талым, җаным-җанашым.

Мин бит сине, мин бит сине
Һаман сагынам,
Һәр көн саен хәбәр көтәм киткән ягыңнан.
Искә төшер, хәтерлә син бергә чакларны
Минем күңел башкаларга күзен атмады.

Мин бит сине, мин бит сине
Көтәм һаман да,
Хатлар язам, тагын язам, ертып атам да,
Үзем җырлыйм, үзем елыйм, син дә елыйсың,
Җырлап-елама, сандугач, бәхет күрмисең.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-