Күпме таңнар сөеп уятты да,
Төннәр моңы качып киттеләр,
Маңгаема еллар бер-бер артлы
Коеп-коеп чигү чиктеләр.
Кушымта:
Кеше бәхетеннән көнләшмимен,
Кеше кайгысыннан көлмимен,
Көзен чәчәк аткан агач күрсәм
Яз килгән дип шаулап йөрмимен.
Таңнарның да төнгә әйләнгәнен
Вакыт та бит инде аңларга,
Тик һаман да балачактагыдай
Мин ышанам әле таңнарга.
Йөрәк җырларымны дога итеп
Таң нурына төреп таратам.
Мин бит якташ, сердәш, моңдашларым,
Ихлас сөю белән яратам.
Габдельфат Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
Габдельфат Сафин - Мин ышанам таннарга (1) Габдельфат Сафин - Мин ышанам ( я верю тебе) (1) Gabdelfät Safin - min eschanam tannarga (0) Видео
Народный артист РТ Габдельфат Сафин генеральный директор Творческого Объединения «Габдельфат» ... Габдельфат Сафин (Мин ышанам таннарга) с переводом - Duration: ...
Оценка текста
Как вам текст?
1 out of 5
2 out of 5
3 out of 5
4 out of 5
5 out of 5
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1