Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин Рафина Ганиуллина - Укенеч | Текст песни

Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.

Шәфәкъләргә шәмдәл булып кунган
Ак хисләре яну-көюнең,
Каберенә чәчәк салыр идем
Үзем һәлак иткән сөюнең.

Кушымта:
Икәү яккан учак сүнгән инде,
Көлгенәсен җилләр тарата,
Сөю бит ул шушы учак төсле
Ялкын өстәгәнне ярата.

Кайтар, Ходай, мине үткәннәргә,
Шул хисләрне килә кичергем,
Бу дөньяда шәраб эчеп түгел,
Мәхәббәттән килә исергем.

Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.

Другие названия этого текста
  • Габдельфат Сафин и Руфина Ганиуллина - Укенеч (0)
  • Г. Сафин & Р. Ганиуллина - Укенеч (0)
  • Габдельфат Сафин Рафина Ганиуллина - Укенеч (0)
  • Габделфәт Сафин & Рэфинэ Ганиуллина - Укенеч (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-