Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Саубуллашу вальсы...Хуш сау бул! | Текст песни

Саубуллашу вальсы
Зиннур Гыйбадуллин көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре

Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Узма, төн, үтми тор, бар әле сүзләрем
Иркәмә сөйләргә, сөйләргә.
Яшьлектә төн кыска, сызыла таң тышта,
Вакыттыр керергә өйләргә.

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Биедек, җырладык, озаттык ярларны,
Озаттык еракка, еракка!..
Озаттык аларны без еллар түренә,
Истәлек — җыр гына йөрәктә…

Хуш, дускай, таң ата,
Офыклар алсу.
Бу — саубуллашу вальсы!
Бу — саубуллашу…

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-