Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Син эле дэ шундый микэн)? :) | Текст песни

Әй, кычыткан чыпчыгы,
Бигрәк матур кыз идең.
Ут идең, йолдыз идең,
Бигрәк тынгысыз идең.

Кушымта:
Үсмер чакта булган икән
Яратуның чып-чыны.
Син әле дә шундый микән,
Әй, кычыткан чыпчыгы?

Әй, кычыткан чыпчыгы,
Бер дә тоттырмый идең.
Тоттырсаң да кочакта
Бер дә күп тормый идең.

Әй, кычыткан чыпчыгы,
Шук идең, чая идең.
Шаярып чаба идең
Нәкъ бала-чага идең.

Әй, кычыткан чыпчыгы,
Көләч идең, шат идең.
Күңелгә ут салучы
Тиктормас бер зат идең.

Габдельфат Сафин еще тексты


Другие названия этого текста
  • Габдельфат Сафин - Кычыткан чыпчыгы (1)
  • Габдельфат Сафин - Син эле дэ шундый микэн)? :) (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1