Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдельфат Сафин - Татарстан голе | Текст песни

Гармунга да биибез лә,
Тальянга да биибез.
Безнең әле күбәләкләр
Кебек чагыбыз дибез.

Кушымта:
Биибез, биибез,
Иң яраткан көебез,
Якты көнгә үрелеп үскән
Татарстан гөле без.

Иделкәйнең буйларында
Акчарлаклар тавышы.
Шат җыр булып ишетелә
Йөрәкләрнең кагышы.

Безнең байлык кара алтын,
Иген үскән киң кырлар.
Без биеми кем биесен?
Без җырламый кем җырлар?

И, биибез, биибез лә,
Дәртне һич киметмибез.
Ай-кояшны әйләнергә
Чак-чак очып китмибез.

Авыл кызы бии монда,
Бии кала егете.
Беребез кара карлыгач ла,
Беребез кыя бөркете.
Гармунга да биибез лә,
Тальянга да биибез.
Безнең әле күбәләкләр
Кебек чагыбыз дибез

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -