Әнием иелгән, бөкрәйгән
Тартадыр «уфалла» арбасын.
Шул чаклар исемә төшә дә
Кузгата йөрәгем ярасын.
«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.
Эчертте, ашатты, яшәтте
Аңладык без аның файдасын.
Шуңа да зарланмый, бирешми
Тарттык без «уфалла» арбасын.
«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.
Ул чаклар еракта калдылар,
Юк инде без тарткан арбалар.
Шул узган көннәргә үрелеп
Гомерләр тын гына агалар.
«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.
Габдельфат Сафин еще тексты
Другие названия этого текста
- Габдельфат Сафин - Уф,алла арбасы (1)
- Габделфэт Сафин - ''Уфалла арбасы'' (0)
- Г.Сафин - Уфалла арбасы. (0)
- Эмирхан Акча - Уфалла арбасы (0)
- Габделфат Сафин - Уф, Алла арбасы (0)
- Габделфәт Сафин - Уфалла арбасы (0)
Видео
-
Габдельфат Сафин "Уфалла арбасы".mp4
Габдельфат Сафин "Уфалла арбасы".mp4 .... наплакалась вспомнила мою бедную мамочку и бабушку спасибо Сафину за такую ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1