Ничә еллар үткәч, онытылып беткәч
Очраштырдың нигә, әй, язмыш?
Ул төзәлгән яра инде тагын яңа,
Күзләреңдә җавап көтү–сагыш.
Эзлим сүзләр, эзлим, ни дип җавап бирим,
Язмыш, моны ничек аңларга?
Инде гомер үткән, без бүтәннәр икән,
Син бит минем яшьлек хатам ла.
Син бик төрле язмыш, син бик серле язмыш,
Синдә минем керсез үткәннәр.
Олы хисләр сүнми, онытуны белми,
Бер очраша икән ул көткәннәр.
Габдельфат Сафин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3