Зәңгәр күлмәк
Ильяс Зиннуров көе Әхмәт Рәшитов сүзләре
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
— Уйларыңны килә беләсем.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!
Габдулла Рахимкулов еще тексты
Другие названия этого текста
- Габдулла Рахимкулов - Зәңгәр күлмәк (Голубое платье) ПОСВЕЩАЮ МОЕЙ МАМОЧКИ ЖАНЕТ !!!!ФАЙЗУЛИНОЙ (САФИЕВОЙ) (0)
- Габдулла Рахимкулов - Зәңгәр күлмәк (Голубое платье) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1