Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдулла Тукай - "Гыйшыкмы соң бу?" - укый Фәнис Җиһанша. | Текст песни


Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;
Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

И хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;
Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.

И гүзәл, кил каршыма, кил, елмайчы рәхим итеп,
Мин дә синең әйләнәңдә әйләнием, әйләнием.

Кул-аяк бәйле, котылу кайда! — сихерләнгәнмен;
Мәңгегә синең дәртеңнән баш әйләнгән, баш әйләнгән,

Йөзеңнән пәрдәңне ал, җир йөзе яктырып китсен;
Мин дә синең нурың белән яктырыем, яктырыем.

Минем сурәтем бер кансыз, бер җансыз нәрсәгә охшый;
Хәлемә мәрхәмәт ит тә: канланыем, җанланыем.

Сихерләнгәнне шатландыр: үтче алдымнан бер кат;
Синең аяк туфрагыңда тәгәрием, тәгәрием.

Бу дәрт бишеге мине әкрен-әкрен генә тирбәтә:
Ни зарар? Үлгәнче тирбәнием дә тирбәнием.

Синнән исергәнемнән үлгәнче котыла алмам;
Күз һәм кашыңнан синең айланыем, айланыем.

Другие названия этого текста
  • Габдулла Тукай - Гыйшыкмы соң бу? (0)
  • Габдулла Тукай - "Гыйшыкмы соң бу?" - укый Фәнис Җиһанша. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-