Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Габдулла Тукай - Тәәсер (укый Рузиль Ихсанов) | Текст песни

Тәәссер

(Лермонтовның «Молитва» серләүхәле шигыренә тәкълид)

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,—
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.
Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!» — дим.

#Тукаебы #Тукай130 #МинемЯратканТатарТелем

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-