http://miras.belem.ru
Театр
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.
Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.
Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә император.
Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
1907 ел
Габдулла Тукай (шигырьне Илдус Әхмәтҗанов укый) еще тексты
Другие названия этого текста
- Габдулла Тукай (шигырьне Илдус Әхмәтҗанов укый) - Театр (0)
- Габдулла Тукай (шигырьне Илдус Әхмәтҗанов укый) - Театр (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1