Челтәр элдем читәнгә
Ялгыз:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?
Кушымта:
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?
Кушымта:
Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Ялгыз:
Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем;
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.
Кушымта:
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:
Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә;
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә.
Кушымта:
Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.
Кызлар:Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә;
Егетләр: Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.
Кушымта:
Барда: Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.
Газиз еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2