Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гали Ильясов (Сугыш җыры) - Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне | Текст песни

Мин егерме яшем тулган көнне
Үлеп калдым сугыш кырында.
Мине хәзер таштан ясадылар,
Һәйкәл итеп бер зур урынга.

Газиз әнкәй елый дәшмисең дип.
Мин бит солдат таштан коелган.
Яшь йөрәгем чит ил туфрагында
Җир куйнына кереп уелган.

Мин сөйләшмим мин тик җырлыйм гына.
Көем минем йомшак җил генә.
Мин җырлармын мәңге мин көйләрмен
Имин булсын туган ил генә!

Имин булсын илем диеп үлдем
Мин егерме яшем тулганда.
Үлем үкендерми туган илем,
Ватандашлар исән булганда.

Иң башыма мылтык, кулга кылыч
Тотып торам һәйкәл булып мин.
Мылтык булмас илем башында
Сугыш дәһшәтләрен курыкмыйм

Бөек җиңү көнен күрә алмыйм,
Ут эчендә үлем алдым мин.
Рәхмәт, ватандашым, бүген миңа
Таштан коеп һәйкәл салдың син.


Гали Ильясов (Сугыш җыры) еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-