Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гали Чокрый - Борынгы Болгар турында | Текст песни

Менә шәһри Казаннан куп мөкатдәм, шәһри Болгар хуп,
Дар-ел-Ислам иде мәхбүп, мәгәр тәкый харап саздыр.

Ләтыйф җайда булып мәгъмүр, ләтыйф хәлләр табыптыр ул,
Ки мәсҗедләр итеп мәхсул, мәгәр тәкый харап саздыр.

Мөселман ханнары торган, мөселмангә хисар булган,
Татар, башкорт, мишәр тулган, гали җайда бина саздыр.

Дәхи анда китап, Коръән, уку-язу бары булган,
Тәмам дин асаре тулган, дар-ел-Ислам эшен саздыр.

Ләимнәрдән ләим тәкый, кем ул Аксак Тимер багый,
Мөселман һәдменә сәгый булып, шәһри харап саздыр...

Ләимнәрнең йөзе кара, ничек тупка кулы бара?!
Атарга – шәһри Болгарга, ничә әбрар мәкам саздыр...

Риҗалене кырып салмыш, хатыннарын әсир алмыш,
Тәмам Болгар янып калмыш, иман әһле фәган саздыр...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-