Галигә барам әле,
Кияүгә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Оятка калдырмас әле.
Гали, Гали, хәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.
1) Каен агач — карагач,
Сөйгән ярын тартып алдым
Күңелемә ярагач.
Куш-та:
2) Каен агач — карагач,
Сөйгән ярын кире бирдем
Җиргә ятып елагач.
Куш-та: Гали, Гали, хәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.
3)Менеп бара кыекка,
Күрсәгез сәлам әйтегез
Минем кара мыекка.
Куш-та: Гали, Гали, хәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.
4) Төшеп килә кыектан,
Сәлам алып килдегезме
Минем кара мыектан?
Куш-та: Гали, Гали, хәлләр әле,
Галигә барам әле.
Гали исемнәре матур,
Ятка калдырмас әле.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4