Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Галия (Алия Сабирова) - Яңгыр (Алия Сабирова сүзләре һәм музкасы) | Текст песни

Бик еракта - бүтән йолдыз астында яши миңа дигән кеше.
Әллә кайда, бүтән юллардан йөри мин курергә теләгән кеше.
Нигә яңгыр кинәт килеп яудың да, керфекләрем минем чылаттың?
Кояш кебек, көлеп йөргән чагымда нигә яңгыр мине елаттың?

Әллә кайда - бүтән юллардан йөри, минем барлыгымны белми,
Шул болыттай килеп кагылу белән түгелергә торган күңелемне.
Нигә яңгыр кинәт килеп яудың да, керфекләрем минем чылаттың?
Кояш кебек, көлеп йөргән чагымда нигә яңгыр мине елаттың?
Ник елаттың?

Бик еракта - үз йолдызы астында калдыргандыр әле эзләрен.
Гомерем буе таба алмасын белсәм дә, мин барыбер сине эзләрмен.
Нигә яңгыр кинәт килеп яудың да, керфекләрем минем чылаттың?
Кояш кебек, көлеп йөргән чагымда нигә яңгыр мине елаттың?

Другие названия этого текста
  • Галия - Нигэ янгыр кинэт килеп яудын да керфеклэрем минем чылаттын, кояш кебек колеп йоргэн чагында нигэ ,Янгыр, мине елаттын???Нигэ,Янгыр??? (1)
  • Галия (Алия Сабирова) - Яңгыр (Алия Сабирова сүзләре һәм музкасы) (0)
  • Неизвестен - Нигэ ,Янгыр, мине елаттын???Нигэ,Янгыр??? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-