Pesni.guru - сайт для Гуру
http://vk.com/tat_folk
Әнгәм Атнабаев сүзләре
Нариман Сабитов көе
Язлар җитсә, көзгә дисен,
Көз җитсә, язга дисең.
Әллә яратмыйсың, дисәм,
Өзеп җавап бирмисең.
Өзеп җавап бирмисең дә
Өзәсең үзәгемне,
Ялкын кабыздың йөрәккә,
Мин ничек түзәм инде?
Түзәр идем ялкынына,
Кердек кеше теленә:
«Кайчан туең була?» — диеп,
Биш сорыйлар көненә.
Ал яулыгыңны бәйләмә,
Аллар тиз уңа, диләр;
Бик күп йөрмә ярлар сайлап,
Яшьлек тиз уза, диләр.
Другие названия этого текста
- Галия Гафиатуллина - Ал яулык (1)
- Галия Гафиатуллина - Язлар житсә көзгә дисен,көзләр житсә яз дисен... (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1