Чыбыксыз челтәр
Кыска гына трек, эслүбе минимәл
Кемгә барыбер иҗат, кемгәдер криминәл
Мин нәрсә тотам... Бушлыкны тутырырга
Җыен анда тавыкбашлар тотына чокынырга
Минем юллар битка ярар кыска һәм озынына
Сүзне алам да, ташыйм да тел коесы чокырына
Кем мал анда? Чәйни торган гел яңадан:
"Мин көтү түгел", - дип, бикләнеп кеше токымыннан
Төн үтәдер, мин ишетәм, сәгатем "келт" яңадан,
Иҗек кенәме? Юллар саны да әллә кая буталган.
Шәһәр уртасында ялгызлык йөрәкләрне бозлата,
Җепсез челтәр булышмый ул тагы да сызлата.
Оныт бу сүзләрне, бәлки синең турда алар,
Бәлки алар турда алар, бәлки миңа да кагылалар...
Гариф Әхсән еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1