Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гафаров Фидан - hаман яратам | Текст песни

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,
Ышана күрмә, — һаман яратам.
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан, —
Һаман яратам, һаман яратам!

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән җил капланса тынга,
Нык бул, син генә, тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син, тик син җанымда.

Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк!
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер бер генә, сөю мәңгелек.
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек!

Гафаров Фидан еще тексты


Другие названия этого текста
  • Ильхам_Шакиров - Хаман яратам ( самая любимая татарская песня, золотые слова!!!) (0)
  • Илхам_Шакиров - Хаман яратам ( самая любимая татарская песня, золотые слова!!!) (0)
  • Ильхам Шакиров - Хаман яратам.минус (0)
  • Гафаров Фидан - hаман яратам (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2