Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гәбделфәт Сафин - Яп-Яшь Чаклар | Текст песни

Икәү учак яккан идек,
Ярда балкып калды ул.
Ничә еллар сөю уты
Йөрәкләрдә янды ул.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Икәү учак яккан идек,
Күпме сулар актылар.
Тормышның борма юлында
Сүрелмәде ярсулар.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Учагыбыз янсын әле,
Тоймый еллар узганын.
Киләчәккә илтсәк иде
Аның якты нурларын.

Япь-яшь чаклар,
Матур чаклар,
Җилле чаклар бар иде.
Учаклардай дөрләп-дөрләп
Янган чаклар бар иде.

Гәбделфәт Сафин еще тексты


Другие названия этого текста
  • Габдельфат Сафин - Яп- Яшь Чаклар (1)
  • Габделфәт Сафин - Яп-яшь чаклар (0)
  • Гәбделфәт Сафин - Яп-Яшь Чаклар (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1