Тәрәздә- зәңгәр төн, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем яз төсле карада.
Мин сиңа омтылам,мин сиңа ашкынам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә- алсу таң. өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем җәй төсле карада.
Мин сине чакырам, мине сиңа ялварам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә-якты көн, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем көз төсле карада.
Мин сине юксынам, мин сине сагынам,
Мин сине өзелеп яратам.
Тәрәздә-сүрән кич, өстәлдә-ак кәгазь,
Каләмем кыш төсле карада.
Мин сине яңа яз китерерлек итеп,
Тагын да өзелеп яратам.
Георгий Ибушев еще тексты
Другие названия этого текста
- Георгий Ибушев - Ак кәгазь (Резидә Ахиярова музыкасы, Ренат Харис сүзләре) (0)
- Резеда Төхвәтуллина - Ак кәгазь (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1