Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Георгий Ибушев - "Ышанасы килми" (Ш.Шэрипов кое, Г.Ибушев сузл.) | Текст песни

“ЫШАНАСЫ КИЛМИ”
Ш.Шәрипов көе, Г.Ибушев сүзл.

Бу тугайлар гел минеке булмас,
Бу чишмәләр калыр бер көнне.
Минсез җилләр исәр, туар таңнар.
Күк йолдызы туар һәр көнне.

Ышанасы килми, бәлки әле
Мин бөтенләй бетмәм – калырмын.
Җәйге таңда гөлләрдә чык булып
Кышын карлар булып явармын.

Кышлар язга күчәр, җәйләр - көзгә,
Шул калыр үрләр, урманнар.
Лепер-лепер усак яфраклары
Минсез дә шул җырны җырларлар.

Ышанасы килми, бәлки әле
Мин бөтенләй бетмәм – калырмын.
Җәйге таңда гөлләрдә чык булып
Кышын карлар булып явармын.

Эңгер ятма булып иңәрмен мин
Җәйге җылы кичтә тын гына.
Йә, бер сихри моңлы аваз булып
Әйләнермен сөю җырына.

Ышанасы килми, бәлки әле
Мин бөтенләй бетмәм – калырмын.
Җәйге таңда гөлләрдә чык булып
Кышын карлар булып явармын.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-