Җырны күмгән язмыш көлүләре,
Сагышларга җаннар уралган.
Син юатма мине, мин барыбер
Элеккедәй шаян булалмам.
Юатмачы, җылы сүзләреңнән
Бар дөньямны янә моң баса.
Син эндәшми генә тыңла елавымны,
Я бер тиргәп ташла, булмаса...
Тормыш офыклары тоташ томан,
Томаннарда юллар югалган.
Юатмачы мине,мин барыбер
Элеккедәй шаян булалмам.
Гүзәл Жәләлова еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1