Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Балан җыя әнкәй | Текст песни

http://vk.com/urazova_khakimov

(Рәдиф Зарипов көе, Нурлан Ганиев сүзләре)

1. Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Чәчкәйләрен җилләр тарата.
Әллә инде әнкәй бу мизгелне
Барысыннаң да ныграк ярата.

КУШЫМТА:
Нигә генә үзең теләгәнчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.

2. Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел,
Ялгышларын җыя өзелеп.
Һәр тәлгәшне өзгән саен аның
Йөрәккәе куя өзелеп.

3. Учларында күпме әче балан,
Язмышларың кебек әчеләр.
Шул баланнар белән бер серләшсәм,
Күңелләрем никтер ачыла.

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Бите буйлап ага күз яше.
Юк, әнием, бу күз яше түгел -
Әче-татлы балан тәлгәше.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-