Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Гүзәл Уразова - Гузәл бакча | Текст песни

ГҮЗӘЛ БАКЧА

Туган авылым балачагым кебек
Һәрчак төшләремә керәсең.
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кушымта:
Гүзәл бакча булып төшләремә кереп
Үзәгемне нигә өзәсең?

Кайткан чакта юлларыма чыгып
Ак каеннар каршы алалар,
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кушымта:
Нидер әйткән кебек алар һәрбересе
Шаулый-шаулый озатып калалар.

Кайтыйм әле тагын авылыма
Алсу таңнар сызылып атканда.
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Кушымта:
Төшләремә кергән гүзәл бакчабызда
Сандугачлар җырын тыңларга.

Другие названия этого текста
  • Гүзәл Уразова - Гузәл бакча (0)
  • Гүзәл Уразова - Гузәл бакча (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-