Pesni.guru - сайт для Гуру
ТУГАН ИЛ.
Нәкый Исәнбәт сүзләре.
Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем туган халкым,
Анда сөйгән әнкәем.
Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.
Анда, сайрар кош шикелле,
Көй суза гармуннары.
Сызыла иркен тын һавада,
Анда ил-зар моңнары.
Анда җырлый җирдә һәр таш,
Анда җырлый һәр агач.
Анда кайтсам, мин дә башка,
Анда мин дә – сандугач.
http://vkontakte.ru/club3524919
Другие названия этого текста
- Гүзәл Уразова - Илкәем (1)
- Гүзәл Уразова - Илкәем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1